Лос-Анджелеста Куштауны яклау пикеты узды

Your browser doesn’t support HTML5

16 августта Лос-Анджелеста яшәүче башкортлар һәм татарлар Куштауны яклап пикетка чыкты. Шул ук көнне мондый чара Нью-Йоркта БМО бинасы каршында да узды. Пикетчылар Куштау шиханының Башкорт сода ширкәтенә чималга бирелүенә, Башкортстанда шиханны яклаучыларның тоткарлануына ризасызлык белдерде.