Оппозициядәге сәясмән Алексей Навальный токсик агулану сәбәпле Омскида хастаханәгә эләккән. Ул аңын җуйган. Бу турыда аның сүзчесе Кира Ярмыш Твиттерда язды. Навальный 20 августта очкычта Томскидан Мәскәүгә кайткан вакытта хәле начараеп, очкычка ашыгыч рәвештә Омскида төшеп утырырга туры килгән.
“Бүген иртән Навальный Томскидан Мәскәүгә кайта иде. Очыш вакытында аның хәле начарайды. Очкыч ашыгыч рәвештә Омскида төшеп утырды. Алексейда токсик агулану. Хәзер без ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә барабыз” дип язган Ярмыш.
Мы предполагаем, что Алексея отравили чем-то, подмешанным в чай. Это было единственное, что он пил с утра. Врачи говорят, что токсин быстрее всосался через горячую жидкость. Сейчас Алексей без сознания
— Кира Ярмыш (@Kira_Yarmysh) August 20, 2020
Ярмыш Навальныйның иртән эчкән чәенә берәр әйбер салынган булырга мөмкин дип фаразлый. Хәзер Навальный аңсыз хәлдә диелә.