Казанда Навальныйга теләктәшлек белдерүчеләрне тоткарладылар

Your browser doesn’t support HTML5

Казан үзәгендә берничә активист Русия оппозициясе җитәкчеләренең берсе, блогер Алексей Навальныйны агулауга протест белдереп бүген ялгыз пикетларга чыкты. Җиде активист алышып бер сәгать чамасы плакатлар күтәреп торды. Ахырда аларның бишесен полиция тоткарлап алып китте. 20 августта Навальный аңын югалтып Омски хастаханәсенә салынды. Табиблар аның агуланган булуын белдерә.