Автономия тәмам. Суверенитет юлы фотоларда

"Ул чорда Казанда булган бөтен митингларны диярлек төшердем. Тимер шарлар ыргытканын гына төшермәдем. Берничә баш тишелде анда, кан акты…" — дип искә ала Рамил Гали. 80-90нчы еллар чигендә ул республиканың иҗтимагый-сәяси тормышын җентекләп фотога теркәп барган. Тормыш аның күз алдында үзгәргән.

Ирек мәйданы — бу язмада ул төп урынны алып тора — үзенең атамасын ул елларда тулысынча аклады. Киләсе өч дистә елда аңа мондый ирекне күрергә насыйп булмады. Рамил Гали үзе өчен кискен борылыш мизгеле дип Черек күл янында, чираттагы митингны төшерүне атый.

"Көтмәгәндә койма яңгыр ишәргә тотынды. Кешеләр шәмсиясез, тиз арада таралашып бетәр дип уйладым. Карасам, агитация плакатларын җимерә башладылар. Черек күлдә коммунистик шигарләр язылган такталар эленеп тора иде, боларның барсы да җимерелә башлады, кешеләр шул фанерларны кисәкләп алып, яңгырдан капланырга тотынды. "КПССка дан" кубарып алынды. Бу шигарләр кубарыла башлагач, мин кире кайтмаслык вакыйгалар башлануын аңладым. Совет чорында шигарләрне алып ташлаган кешене психиатрия хастаханәсенә ябарга мөмкиннәр иде" дип искә ала фотограф.

Your browser doesn’t support HTML5

"Автономия закончилась". Казанский фотограф о том, как Татарстан пришел к суверенитету

Рамил Гали белән бергә аның архивыннан ун фотосурәт сайлап алдык. Безнең карашка нәкъ менә шушы фотолар Суверенитет турында декларация кабул итү алдында торган Татарстанны аеруча ачык сурәтли. Әлеге кадрларның һәрберсенә фотограф үз аңлатмасын бирде.

ТАССР ТӘМАМЛАНДЫ​

"Тукай һәйкәле янында митингларның берсе, тирә якта халык, бераз сулдарак — чыгыш ясаучылар. Ләкин бу кадрда мине бина нигезендәге ярыклар һәм "А" хәрефе сызып ташланган "ТАССР" сүзе җәлеп итте. Бетте, ТАССР тәмамланды, аның нигезе чатнады. Һәм шунысы символик булды — нәкъ шушы митингтан соң республика атамасы Татарстан республикасы дип үзгәртелде".

КАНАТЫ КАЕРЫЛГАН КОШ

Милли хәрәкәт лидерларының берсе 1991 елда Ирек мәйданында ун көн ачлык тотты, ул республикада РСФСР президентын сайлауны уздыруга протест белдерде. Әлеге фотода ачлык тотуның ни белән тәмамланганы күрсәтелә:

"Протестчылар ачлык тотуны тәмамлады — һәм . Күрәсезме, ул сурәттә канаты каерылган кош шикелле. Һәм монда байрак күрәсез, шундый символик ислам байрагы. Болар барысы да Татарстан байрагы рәсми кабул ителгәнгә кадәр булды".

Фәүзия Бәйрәмованы күтәреп алып чыгалар

АЧЛЫК ТОТУЧЫЛАР ЧАТЫРЫ

"Ә монда ачлык тотуның иң кызган чагы. Эссе иде һәм Ирек мәйданында чатыр корып куелган, анда янына чәчәкләр китерә иде. Фәүзия Бәйрәмова үзәктә, янында дин әһелләреннән кемдер... Ләкин күпчелеге нәшрияттан — язучылар, шагыйрьләр, журналистлар. Һәм ул менә шундый аңын җуяр хәлендә — ә минем күптән түгел генә әнием вафат булган иде — торды, чайкалып, яныма килде һәм кайгымны уртаклашты. Мин моңа аптырадым. Шундый аңын җуеп егылырга җиткән хәлендә дә башкаларның кайгысын уртаклаша ала..."

Ачлык тотучылар чатыры

ЮЛБАШЧЫЛАР АЛЫШЫНДЫ

"Хәзер инде коммунистлар түгел, ә дин әһелләре, муллалар Ирек мәйданына чыга һәм урам йөрешләренең башында бара. Һәм фотода бу күренә дә. . Демонстрация белән имам киемендәге кеше җитәкчелек итә, ә ул үзе, бәлки, пионер да булгандыр, комсомолда да торгандыр... Һәм шунысы кызык, боларның барысыннан югарыда элеккечә Ленин басып тора".

Юлбашчылар алышынды

БЕРЕНЧЕ ОМОН

"Ирек мәйданында чираттагы митинг барганда беренче тапкыр ОМОН килде. Монда кадрның алгы өлешендә түбәтәйле кеше, татар мөгаен. Куллары артка куелган. Менә хәзер аңа кул йозагы кидерерләр кебек. Ул кулга алуга әзерләнеп торган шикелле. Һәм аның артында омончылар чылбыры. Монда трамвай юлы нәкъ менә Карл Маркс урамына чыга. Һәм менә шунда халык төркеме Ирек мәйданы ягыннан бара башлагач, чуалышлар башланды. ОМОН белән бәрелеш тә булды. Кешеләр трамвай астына ташлана иде — ә аларны аннан кулларыннан, аякларыннан тартып чыгарырга тырыштылар".

ЯҢА ТУГРА

"Монысы президент сараена урнаштырыр алдыннан . Барысны күпләр тәнкыйтьләде, ул безнең якларга хас булмаган җанвар дип саналды, аның урынына башка хайваннар тәкъдим ителде — мәсәлән, бүре. Ләкин нәкъ менә шушы вариант җиңде. Күптән түгел карадым: президент сараенда һаман да шул барс эленеп тора, буяулары гына тоныкланган, күптән яңартылмаган".

Татарстан гербы

БӘХЕТЛЕ АВЫЛ ТОРМЫШЫ

"Монысы совет агитациясе фонында төшерелгән авыл кешесе. Бөтен эшләп чыгарылган ит, бөтен икмәк республикадан алып кителә иде, шуңа күрә авылларда тормыш артык бай түгел иде, шулай дип әйтик. Һәм менә бу трусикчан гына малай шушы плакатлар каршында төшереп алынган. Агитация бик көчле алып барыла иде, СССРда аңа акча җәлләмәделәр. Шундый уйлап чыгарылган, матур тормыш иде. Ә янәшәдә бөтенләй башка тормыш, чын тормыш. Һәм менә бу малай нәкъ шул тормышның билгесе булып басып тора".

ДӨРЕС ЮЛДАН

"Ә монысы шулай ук бик символик кадр, Химиклар сарае янында төшерелгән, Ямашев проспекты. Күрәсезме, рельс юлы өзелә? Монда СССР тәмамланган. Һәм бер кеше, бәлки ул бригадирдыр, күрсәтә: башка якка барырга кирәк. Яңа юл башлана".

"СССР шушында бетте"

ОБКОМ БИНАСЫ ЯНЫНДА НАМАЗ

"Бу 1991 ел, Ирек мәйданында намаз. Бу сурәтне мин башкалары белән бергә "тимер пәрдә" ачылганнан соң ук Төркиягә алып барган идем. Музыкантлар, рәссамнар барды һәм минем Татарстан турындагы күргәзмә. Һәм бу сурәт янында һәрвакыт кеше җыела иде. Ә нигә полиция намаз кылмый? Төркиядә намаз вакыты җитү белән бөтен кеше намазга тотына.

Һәм мин аңлата идем: бу кешеләр мәчеттән килгән. Алар Ирек мәйданында намаз кылып, башкаларга да намаз укырга кирәклеген күрсәтә.

Бездә ике төп дин дип сөйли идем. Һәм коммунистлар бик күп... Монда әле намаз кылучылар милициягә караганда күпкә азрак. Иллеләп кешедер дип уйлыйм. Ә милицияләр ике йөзгә якындыр. Һәм гади кеше киеме киеп чыкканнары да күп. Алар хәлне контрольдә тотты".

ЯРЫМАЙ КУЮ

"Үзгәрешләрнең тагын бер мөһим символы — Сөембикә манарасына ярымай кую. Манара диварында аның күләгәсе күренә. Мулла дога укый. Иң кызыгы, мин килгәндә бер генә фотохәбәрче дә юк иде. Бары "Эфир" һәм мин".

Сөембикә манарасына ярымай кую

Язманың оригиналы: Idel. Реалии