Казанда утызынчы тапкыр Татар яшьләре көннәре узды
Your browser doesn’t support HTML5
2-6 сентябрь Казанда утызынчы тапкыр Татар яшьләре көннәре узды. Чараның төп максаты — чит илләрдә һәм Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту, диде "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.