Данил Әхмәтшин: "Шүрәлене кеше көткәнчә ясасам, беркемгә дә кызык булмас иде"

Your browser doesn’t support HTML5

Чаллыда яшәүче рәссам Данил Әхмәтшин инде берничә ел дәвамында Тукай әкиятләре персонажлары Шүрәле, Су анасын заманчалаштырып сурәтли. Бер рәсемдә Шүрәле смартфон тоткан, икенчесендә скейтбордта, ә өченчесендә бөтенләй Су анасы белән кочаклашып тора. Интернет челтәрендә таралган шушы рәсемнәр халык арасында төрле хисләр уята. Кайберәүләр ошата, кайберәүләр татар мәдәниятен мыскыл итү, дип саный. Рәссам үзе исә, әгәр бу персонажларны традицион рәвештә сурәтләсәм, халык арасында артык игътибар җәлеп итмәс иде, дип әйтә.