Танылмаган Төньяк Кыпрыс президенты итеп Эрсин Татар сайланды

Эрсин Татар

Төньяк Кыпрыс респбуликасы президенты итеп чыгышы белән кырымтатар булган Эрсин Татар сайланды.

Төньяк Кыпрыс Төрек республикасы премьер министры һәм Милли берлек фиркасе җитәкчесе Эрсин Татар республика президенты итеп сайланган. Kibris агентлыгы хәбәр итүенчә, беренчел мәгълүматларга караганда, президент сайлауның икенче турында ул 51,49 процент тавыш җыйган.

Төньяк Кыпрысның "Байрак" дәүләт телерадиоширкәте сайлау кәгазьләренең 91 процентын санаганнан соң, Эрсин Татарның 51,94 процент тавыш җыю билгеле булды дип хәбәр итте.

Телевидение мәгълүматынча, Татарның көндәше - хәзерге президент Мостафа Акынджи 48,06 процент тавыш алган.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган һәм Төркиянең тышкы эшләр министрлыгы Эрсин Татарны президент булуы белән котлаган.
"Төркия төрек Кыпрысы халкының хокукларын яклау өчен бар көчен куячак" диелгән Эрдоганның котлау юлламасында.

Медиа Эрдоган Татар яклы булды дип яза.

18 октябрьдә Төньяк Кыпрыс Төрек республикасында президент сайлауның икенче туры узды. Беренче туры 11 октябрьдә булды. Анда 11 намзәт катншкан иде. Аларның берсе дә 50 проценттан артык тавыш җыя алмагач, икенче тур игълан ителде. Беренче турда Эрсин Татар - 32,34, Мостафа Акынджи 29,80 процент алды.

Кайбер мәгълүматларга караганда, Эрсин Татар чыгышы белән кырымтатар. Кембридж университетында икътисад белеме алган. 2009-2013 елдан Төньяк Кыпрыста финанс министры, 2019 елдан премьер-министр булды. 2018 елдан Милли берлек фиркасен җитәкли.

1974 елда Греция ярдәме белән Кыпрыста дәүләт түнтәрелеше булган иде. Төркия утрауның төньяк өлешен үз контроленә алды. Утрауның көньяк өлеше Кыпрыс республикасы хакимияте, ә төньяк өлеше Төньяк Кыпрыс Төрек Республикасы контролендә. Әлеге республиканы Төркиядән башка илләр танымады.