Медиа: Төркиядә көймә капланып, Татарстан кешесе һәлак булган

Антальяда диңгез сәфәре вакытында чыккан казада зыян күрүчеләр бар. Сәфәргә чыккан 32 турист арасында 12 русияле булган дип хәбәр ителә.

Төркиянең Анталья төбәгендә туристлар төягән катер казага очраган. Көймә әйләнгән, 32 турист суга төшкән. Каза диңгез ярыннан 20 метр ераклыкта кыялы урында булган диелә. Туристларның бер өлеше йөзеп чыга алган. Коткаручылар 1983 елгы ир гәүдәсен табып алган. Ул Татарстан кешесе, Азнакай районыннан Данияр Мохитов дип хәбәр ителә.

Mаsh Telegram-каналы язганча, ял итәргә ул хатыны белән килгән, бу ялларда кире кайтырга җыенган. Соңгы сигез елда Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе мөдире булган, 15 ел гомерен шул өлкәгә багышлаган диелә. Аның гәүдәсен көймә трюмында табып алганнар.

Төркиядә русиянең баш консуллыгы хәбәр иткәнчә, көймәдә ким дигәндә 12 русияле булган.