Джо Байден АКШ президенты булыр өчен сайлаучы вәкилләрнең җитәрлек тавышын җыйды. Бу хакта Associated Press, CNN, NBC News һәм Американың башка эре матбугат чаралары хәбәр итә. Алар тавышларны исәпләүнең беренчел нәтиҗәләренә сылтана.
Пенсильвания штатында тавышларны беренчел исәпләүләр тәмамланганнан соң Байден сайлаучы вәкилләрнең җәмгысы 273 тавышын алды. Президент сайлауда җиңәр өчен 270 тавыш җитә.
Байден твиттерда сайлаучыларга ышаныч өчен рәхмәтен белдерде һәм бөтен американнар өчен президент булачакмын дип язды.
America, I’m honored that you have chosen me to lead our great country.The work ahead of us will be hard, but I promise you this: I will be a President for all Americans — whether you voted for me or not.I will keep the faith that you have placed in me. pic.twitter.com/moA9qhmjn8
— Joe Biden (@JoeBiden) November 7, 2020
Сайлауда Байденның көндәше, АКШның гамәлдәге президенты Дональд Трамп үзенең җиңелүен әлегә танымады. Шимбә элегрәк твиттерда ул җиңдем дип язып чыкты.
I WON THIS ELECTION, BY A LOT!
— Donald J. Trump (@realDonaldTrump) November 7, 2020
Трамп юристлары Пенсильвания, Мичиган һәм Джорджия кебек штатларда тавышларны яңадан санауны таләп итәргә мөмкин. Әлеге штатларда Байден һәм Трамп өчен тавышлар аермасы зур булмады.
2020 елның 3 ноябрендә Кушма Штатларда президент сайлау узды. Бу вазифага хәзерге президент, республикан Дональд Трамп һәм демократлар намзәте Джо Байден дәгъва итте. АКШ президенты турыдан-туры түгел, ә сайлау коллегиясе аша сайлана. Һәр штатның коллегиядә сайлаучы вәкилләре бар, аларның саны штатта яшәүче халык санына бәйле. Коллегиядә барлыгы 538 вәкил, сайлауда җиңү өчен намзәткә кимендә 270 тавыш җыярга кирәк.
Байденның җиңүе Татарстан белән Башкортстанга нәрсә бирергә мөмкинлеге турында Азатлык АКШ белгечләре белән сөйләшкән иде.