ТИҮ активисты Татарстан дәүләт шурасын яңадан сайларга чакырды

Your browser doesn’t support HTML5

Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре 2020 елда "Хәтер көне" митингы өчен 60 сәгать мәҗбүри эш җәзасына хөкем ителгән Фәрит Зәкиевне яклап, матбугат очрашуы уздырды. ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт Татар иҗтимагый үзәгенә карата даими басым баруын әйтте. Зәкиев Татарстан Дәүләт шурасын таратып яңа сайлау уздырырга чакырды.