"Проект": Путинга Мәскәү янында һәм Сочида бер үк төрле кабинетлар ясаганнар

Владимир Путин Ново-Огарёвода. Бәлки, Сочида.

Русия президенты Владимр Путинның кайдалыгын яшерер өчен бер төрле җиһазландырылган ике бүлмә корылган дип ачыклаган журналистлар.

Русия президенты Владимир Путинның ике сараенда бер үк төрле ике бүлмәсе бар дигән нәтиҗәгә килгән "Проект" журналистлары. Бүлмәләрнең берсе Мәскәү янындагы Ново-Огарёвода, икенчесе Сочида "Бочаров ручей" үзәнендәге сарайда урнашкан диелә. Бүлмәләр бертөрле булганга, президент матбугат хезмәте аның очрашулары кайда узуын үзе кирәк тапканча хәбәр итә диелә материалда.

Журналистлар бу бертөрле кабинетлар турында ачык мәгълүматтан белүләрен әйтә. Бу мәгълүматны дүрт чыганак раслаган.

"Проект" президентның соңгы көннәрдә рәсми очрашулары һәм чараларын карап чыккан һәм сәерлекләргә тап булган диелә. Мәсәлән, Кремль Путинны Мәскәү янында сараенда дип хәбәр иткән, ә аның очкычы бу вакытта Сочига очкан.

"Чынлыкта Путин Кара диңгез буенда ким дигәндә җәй ахырынан бирле яши" дип яза "Проект". Кремль бу турыда хәбәр итәргә теләмәгән, чөнки "халык президент башкалада яки аның янында дип уйларга тиеш" дип фаразлый журналистлар. Моның өчен Сочида Путинга нәкъ Огареводагы кебек кабинет корганнар, шул рәвешле, аның Сочида түрәләр һәм бизнесменнар белән очрашуларын Мәскәү янындагы сараенда узган дип күрсәтергә мөмкинлек туган диелә.

Президент сүзчесе Дмитрий Песков "Проект" сорауларына җавап бирмәгән.

"Проект" соңгы атналарда шау-шу кубарган ике тикшеренү чыгарды. Берсе Росгвардия җитәкчесе Виктор Золотовка багышланса, икенчесендә Путинга якын дип саналган Светлана Кривоногих исемле хатын турында сүз барды.