Беларус эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәтәшлек турында килешү имзалады

Беларус куәт хезмәткәрләре протест белдерүчене тоткарлый

Беларус эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия җәмәгать тәртибен саклау мәсьәләрендә хезмәттәшлек итәргә килеште.

Ике якның килешүе турында хәбәр Беларус илкүләм хокук порталында дөнья күрде. Документта террорчылык һәм экстремистлыкка каршы көрәштә хезмәттәшлек турында языла, шулай ук "җинаятьчелеккә каршы торуда куәт ягыннан ярдәм итү", киңәшләшү һәм уртак күнегүләр, бердәм эшче төркемнәр булдыру турында сүз бара.

Моннан кала, Беларус эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия дәүләт корылмаларын, ягулык-энергетика комплексы корылмаларын саклауда да хезмәттәшлек итәчәк. Корал әйләнешен контрольдә тоту ягыннан да ярдәмләшү каралган. Шул ук вакытта бу ике оешма спорт һәм мәдәният өлкәсендә элемтәләрен дә ныгытырга җыена.

Мәскәү һәм Мински бу килешүне 19 ноябрьдә үк төзегән дип яза РБК. Аның шартларына ярашлы, якларның берсе бу килешүдән чыгуы турында белдергәннән соң да ярты дәвамында документ гамәлдә калачак.

"Интерфакс" язганча, мондый килешү төзү турында фәрманны октябрьдә Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин биргән булган.

Августта Беларуста чираттагы президент сайлау нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, илдә киңкүләм протестлар бара. Оппозиция сайлауда хәрәмләшүләр күп булуын әйтә һәм алтынчы мөддәткә президентлык булып калган Александр Лукашенканың җиңүен танымый. Тыныч протестларга каршы көч кулланулар нәтиҗәсендә йөзләрчә кеше яраланды, меңнәрчә кеше тоткарланды. Күпләр тикшерү изоляторларында тотылган вакытта газаплаулар һәм җәберләүләр булганын сөйләде.

Лукашенка тавыш бирү гадел булды дип белдерә, һәм үзенә каршы протестлар чит илләр тарафыннан оештырылган ди.

Августта Русия президенты Владимир Путин Лукашенка үтенече белән Минскига ярдәм өчен куәт хезмәткәрләре резервы булдыруын әйтте. Путин әлеге резерв, Беларуста вазгыять контрольдән чыкса, кулланылырга мөмкин диде.