АКШ Конгрессы американнарга һәм бизнеска зур күләмдә ярдәм програмын хуплады

Коронавирус пандемиясе сәбәпле американнарга һәм ширкәтләргә 900 миллиард долларлык ярдәм күздә тотыла

АКШ Вәкилләр пулаты һәм Сенат дүшәмбе кич халыкка пандемия зыянын каплаучы ярдәм турында канун өлгесен раслады. Аңа ярашлы, американнарга һәм коронавирус пандемиясеннән зыян күргән ширкәтләргә 900 миллиард доллар күләмендә ярдәм күрсәтү каралган.

Берничә ай барган фикер алышулардан соң, американнарның һәрберсенә (балаларга да) 600әр доллар түләргә карар ителде. Елына 75 мең доллардан артыграк хезмәт хакы алучыларга азрак түләнәчәк, ярдәм күләме аларның керемнәренә карап билгеләнә. Эшсезлек түләүләре 300 долларга арттырыла һәм аларны түләү 11 атнага, киләсе елның язына кадәр озайтыла. 300 миллиард доллардан артык күләмдә ярдәм кече эшмәкәрләргә биреләчәк. Бу акчаның бер өлеше әлеге ширкәтләрнең вакытлыча эшсез калган хезмәткәрләренә юнәлтелә. 50 миллиард доллардан артык акча COVID-19 вакцинасы сатып алу һәм халыкны вакциналауга тотыла.

Пандемия китергән зыянны каплау өчен элек тә триллионнарча доллар ярдәм бүленгән иде. Ул эшсез калган кешеләргә ярдәм итү һәм коронавирус пандемиясе чикләүләре аркасында тулы көченә эшли алмаучы икътисадка этәргеч бирү йөзеннән кертелде.

"Без Америка гаиләләренә бу пандемияне кичерергә ярдәм итәчәк әлеге тарихи чаралар тупланмасын хупларбыз" диде Сенатта республиканнар күпчелеге җитәкчесе Митч Макконнел. Конгресста демократлар җитәкчеләре Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси һәм Сенаттагы демократлар башлыгы Чак Шумер әлеге чаралар җитәрлек түгел дип саный һәм алдагы елда Ак йортка демократ президент Джо Байден килгәч ярдәмнең тагын бер тупланмасын оештырырга әзер булуларын белдерә.

Икътисадчылар Конгресс тарафыннан март ахырында хупланган 2 триллион доллардан артык күләмдәге ярдәмнең Кушма Штатларга икътисади активлык төшкән чорда тирән икътисади кризиска кермәскә булышуын таный. Ләкин җәй башында аякка баса башлаган икътисад үсеше соңгы айларда акрынайды, эшсезлек дәрәҗәсе югары булып кала, 7 процент тирәсе тәшкил итә.

Конгресс хуплаган канун өлгесе президент Дональд Трамп тарафыннан имзаланырга тиеш.

Кушма Штатлар COVID-19 пандемиясеннән иң зур зыян күргән ил булып санала. Илдә 17 миллионнан артык кеше бу вирусны йоктырган. 300 меңнән артык кеше үлгән.