"Мин үкенәм". Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте

Your browser doesn’t support HTML5

22 декабрь Читадагы хәрби мәхкәмәдә узган ел сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эшендә гаепләүче һәм яклаучы тарафларны тыңлаулар булды. Прокуратура фаҗигадә төп гаепле - Рамил Шәмсетдинов һәм ул ярлыкауга, йомшак хөкемгә лаек түгел дип белдерде. Рамил мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте.