Башкортстанның бер авылында балалар дистанцион белем алу вакытында ташландык фермада укыган

Иллюстратив фотоа

Көергәзе районы Яңа Муса авылында балаларның дистанцион белем алу тәртибе бозылуын прокуратура раслаган.

Башкортстанда прокуратура Көергәзе районы Яңа Муса авылы мәктәбенең балаларның дистанцион укуын оештыру тәртибен бозуын ачыклаган. Бу турыда прокуратура сайтында языла.

Тикшерү күрсәткәнчә, ноябрьдә Яңа Муса авылы мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары ташландык ферма бинасында шөгыльләнергә мәҗбүр булган.
Авылда тиз интернет булмау сәбәпле, мәктәп балаларга биремнәрне электрон тупланмалар рәвешендә тапшырырга тиеш булган. Ләкин бу эшләнмәгән. Балалар мобиль интернет тотар өчен тау башында урнашкан иске сыер фермасы бинасына менеп, биремнәрне шунда башкарырга мәҗбүр булган.

Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә прокуратура район башлыгына кисәтү ясаган. Шуннан соң берничә йорт интернетка тоташтырылган, өч түрә дисциплина җаваплылыгына тартылган диелә.

Элегрәк Башкортстан медиалары фермада полиэтилен кисәкләре ябынып дәрес әзерләүче балалар фотоларын тараткан иде. Республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин бу фотоны фейк дип атады, аны тараткан медиаларны тикшерү өчен Роскомнадзорга мөрәҗәгать итте.

Рroural.info сораштырган телеком-эксперт Алмаз Вахитов Яңа Муса авылында 2G интернет-челтәре эшләвен, ләкин аның мессенджерларда текст һәм тавыш алмашуга гына җиткәнен, ә фото, видео кебек файллар уздыра алмавын аңлаткан. Эксперт сүзләренчә, мондый шартларда электрон кейслар белән дә эшләп булмый. Укытучылар дистантцион укыту вакытында балаларга биремнәрне кәгазьдә язып өйләр буйлап таратырга, аннары җыеп алырга тиеш булган, тик бу эшләнмәгән.

Ноябрь ахырында Башкортстан Дәүләт җыены-Корылтайда чыгышында Айбулат Хаҗин балаларны дистанцион укугы күчерү проблемнарын сөйләгән иде. Мәктәп укучыларының 32,5 проценты өйдән торып укый алмый, чөнки аларның техник мөмкинлекләре һәм интернетка тоташу мөмкинлеге юк диде мәгариф министры. Ул 6600 бала интернет кертелмәгән авылларда яши дип белдерде.