6 гыйнвар Вашингтонда президент Дональд Трамп тарафдарлары митингтан соң Капитолий бинасына бәреп керде. АКШ Конгрессы анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Protestors have entered the Capitol. pic.twitter.com/dzaDGn5MoC
— Jazmine Ulloa (@jazmineulloa) January 6, 2021
Сенат һәм Вәкилләр пулаты әгъзалары эшен туктатырга мәҗбүр булды. Утырышта катнашучы АКШ вице-президенты Майк Пенсны Конгресс бинасыннан эвакуацияләделәр.
Вашингтонда гадәттән тыш хәл тәртибе игълан ителде, чәршәмбе 18:00 сәгатьтән 7 гыйнвар иртәнге алтыга кадәр комендант сәгате кертелде. Мондый тәртип 21 гыйнварга кадәр булачак.
Трамп тарафдарлары Конгресс бинасына бәреп кергәннән соң ике сәгатьтән артык вакыт узгач 20 гыйнварда президент вазифасына керешәчәк Джо Байден телевидение аша ил халкына мөрәҗәгать итте. Ул бу гамәлне "демократиягә һәм канун өстенлегенә һөҗүм" дип атады. Байден мондый протестны фетнәгә тиңләде. Аның сүзләренчә, "алар илдәге чынбарлыкны чагылдырмый". Байден президент Трампны телевидение аша мөрәҗәгать белән чыгарга һәм Конгресс бинасын басып алганнарны аннан чыгарга чакырырга өндәде.
I call on President Trump to go on national television now to fulfill his oath and defend the Constitution by demanding an end to this siege.
— Joe Biden (@JoeBiden) January 6, 2021
Байден чыгышыннан соң берничә минут узгач Дональд Трамп та видеомөрәҗәгать чыгарды. Ул протестчыларны таралырга чакырды, аларның хисләрен аңлавын, әмма тәртип саклау кирәклеген белдерде. Шул ук вакытта әлеге кыска гына, бер минутлык мөрәҗәгатендә Трамп президент сайлауның хәрәмләшүләр белән узуын, гадел булмавын берничә мәртәбә кабатлады. Ул шулай ук Конгресс бинасын басып алган кешеләрне яратуын әйтте.
Соңрак Американың эре социаль челтәрләре Дональд Трамп аккаунтларын томалап куйды. Моны Facebook, Instagram, Twitter һәм Snapchat эшләде, ә YouTube Капитолий бинасына бәреп керүчеләрне өйләренә таралырга чакырган видеосын алып куйды.
Вашингтон полициясе башлыгы Роберт Конти тәртипсезлекләр вакытында дүрт кешенең һәлак булуы турында белдерде. Аларның берсе атып үтерелгән, калганнарының ни сәбәпле һәлак булулары рәсми әйтелмәде.
— Donald J. Trump (@realDonaldTrump) January 6, 2021
Чәршәмбедә Конгресс Сайлаучылар коллегиясенең тавыш бирү нәтиҗәләрен расларга җыелган иде. Демократ Джо Байденның ноябрьдә президент сайлауда җиңүе расланырга тиеш иде. Трамп һәм аның күпчелек тарафдарлары бу җиңүне танымады.
Сенаттагы вакыйгаларга берничә сәгать кала Вашингтонда Трамп тарафдарлары митингы узды. Президент анда чыгыш ясап, "Без беркайчан да юл бирмәячәкбез", дип белдерде.