Башкортстанда ике автобус бәрелешеп ике кеше һәлак булган

Казага юлыккан автобусларның берсе, 10 гыйнвар.

Каза Башкортстанның Салават районында булган.

10 гыйнварда Башкортстанның Салават районындагы Кропачево - Мәсәгуть - Ачыт юлының 36нчы километрында "Ford Transit" автобуслары бәрелешкән. Казада бер хатын һәм 6 яшьлек һәлак булган, 11 кеше яраланган.

Башкортстанда Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, автобусларның берсе - Олы Устьикин авылыннан Уфа ягына, икенчесе шул ук маршрут буенча кире юнәлештә барган.

Әлеге юл казасын тикшерү бара диелә.

Якшәмебгә каршы төндә Башкортстан һәм Татарстанда һава торышы начарайды, кар ява һәм көчле буран чыкты. 9 гыйнварда Башкортстанда Уфа-Оренбур юлының 217нче километрында ике машина бәрелешеп ике бала һәм бер хатын-кыз һәлак булган иде.

Һава шартлары начар булу сәбәпле, 10 гыйнварда Башкортстан һәм Татарстан юлларында чикләүләр кертелгән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, республиканың төп юлларында шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнә.

"Волго-Вятскуправтодор" агентлыгы сайтында белдерелүенчә, бүген 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казакъстан чигендә Казан — Оренбург — Акбулак автомобиль юлы; М7 юлында Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа трассасының берничә өлеше; Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М7 һәм Казан — Буа — Ульяновски автомобиль юллары өлешчә ябык булачак.