Гөлнур Хөсәенова: Азат Мифтаховны яклаучылар бик күп җыелган иде

Your browser doesn’t support HTML5

Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсендә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнүче математик Азат Мифтаховка хөкем карары чыгару утырышы 18 гыйнварга кичектерелде. Күчерүнең сәбәпләрен әйтмәделәр. Азатның әнисе, мәхкәмә утырышын күзәтү өчен Мәскәүгә Түбән Камадан килгән Гөлнур Хөсәенова Азатлыкка әйткәнчә, утырышны мәхкәмә бинасы янына Азатның тарафдарлары күп җыелу сәбәпле күчергән булырга мөмкиннәр.