Өркеш авылында "Мәдинә" мәхәлләсе

Мәчет территориясе коймалап алынган, артында җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы, уен мәйданчыгы да бар

Мәчет үзе ике катлы. Беренче катта гардероб, тәһарәт бүлмәсе, намазлар залы урнашкан. Рәсемдә - намазлар залы

"Көтмәгәндә мәчеткә килеп керсәләр" шалтыратып хәбәр итәргә тиешле телефон номерлары да намазлар залындагы диварда урнашкан

Мәчетнең икенче катында конференция залы, дәресләр үткәрү өчен берничә кечкенә бүлмә бар

Шул ук икенче катта мәчетнең яңа туплана башлаган китапханәсе дә бар

Мәчетнең подвал өлешендә аш бүлмәсе корып куйганнар

Быелгы кышкы каникулда укулар мәчетнең подвалында узган - анда җылырак

Быелгы шәкертләр

Урамнан карап торганда мәдрәсә бинасы бик кечкенә кебек, эчкә узгач кына аның шактый киң һәм ике катлы булуына төшенәсең

Мәдрәсәдәге иске дини китаплар күргәзмәсе

Мәдрәсәнең китапханәсе шактый бай

Мәдрәсәнең икенче катында җәйләүгә килүчеләр яши торган бүлмәләр инде кышка җыеп куелган. Бу агач караватларны Өркеш авылындагы балта остасы ясаган

Мәдрәсәнең янкормасында "Туган якны өйрәнү музее" урнашкан

Музейдан күренеш

Фәния Җәләлиева чын кара савытын бик озак эзләтүен, Мәскәүдән кайтартуын сөйләде

Музейдан күренеш

Музейдан күренеш

Музейдан күренеш

Сәдака тартмасы

Шәкертләр Фәния Җәләлиева белән саубуллаша