Казанда язучы Рәфикъ Юныс белән хушлаштылар

Your browser doesn’t support HTML5

20 гыйнвар Казанда язучы, журналист, милли хәрәкәттә актив катнашкан җәмәгать эшлеклесе Рәфикъ Юныс белән хушлаштылар. Соңгы юлга озату язучылар, фикердәшләре, дуслары, туганнары катнашында Идел-Пресс нәшрияты фойесында үтте. Мәрхүмне туган ягы Арча районының Кәче авылы зиратында җирләделәр.