Боррель Европа шурасы Русиягә карата яңа чикләүләр кертергә мөмкин дип белдерде

Жозеп Боррель.

Чикләүләр Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный белән бәйле. Бу турыда Боррель Мәскәүдә булып кайткач язып чыкты.

Европа Берлегенең чит илләр сәясәте җитәкчесе Жозеп Боррель Навальный белән бәйле рәвештә Русиягә карата яңа чикләүләр кертелергә мөмкин диде. Бу турыда Боррель Мәскәүгә килеп киткәннән соң язды.

Аның сүзләренчә, яңа чикләүләр күптән түгел расланган кеше хокукларын бозган өчен чикләүләрне күздә тотучы механизм ярдәмендә кертелә ала.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуда Навальныйны кичекмәстән азат итүгә тагын бер кат чакырдым, дигән Боррель. Ул Русиянең ихтыяри рәвештә үз өстенә кеше хокуклары өлкәсендә халыкара йөкләмәләр алганын да искәртә.

Боррель Лавров белән уртак матбугат конференциясендә агрессив мохит хөкем сөргәнен әйткән, һәм ул Мәскәүдә вакытта Европаның өч дипломатын Русиядән җибәрүгә дә игътибар юнәлткән.

"Минем министр Лавров белән очрашуым Европа һәм Русиянең бер-берсеннән ерагая баруын күрсәтте" дип язган Боррель.

Очрашу вакытында коронавирус пандемиясе белән көрәштә уртак гамәлләр, климат кризисы, Иран белән атом төш програмы кысаларында хезмәттәшлек кирәклеге турында да сүз барган.

Боррель Мәскәүдән кайтканнан соң язган сүзләр Русия тышкы эшләр министрлыгын гаҗәпләндергән, дип хәбәр итә ТАСС. Министрлык фикеренчә, дипломатның белдерүләре "ул матбугат конференциясендә белдергән сүзләрдән бик нык аерыла". Министрлык Боррельгә Европага кайтканнан соң "басымны кая куярга" күрсәтмә биргәннәрдер дип фаразлый.

Жозеп Боррель Мәскәүдә 4-6 февраль көннәрендә булды.
2 февральдә Мәскәүнең Симоново районы мәхкәмәсе Алексей Навальныйны колониягә җибәрү карары чыгарды. Аның 2014 елда "Ив Роше" эше нигезендә бирелгән шартлы җәзасы 3,5 ел гомуми тәртипле колония белән алыштырылды. Өй сагында торган вакытын исәпкә алып, оппозиция вәкиле төрмәдә ике ел сигез ай утырырга тиеш була.

Мәхкәмә карарына апелляция бирелгән. Ул каралганчы Навальный тикшерү изоляторында тотылачак. Навальный үзен эзәрлекләүләр сәяси сәбәп белән алып барыла дип саный. Мәхкәмә карарыннан соң Русиянең йөздән артык шәһәрендә күп кеше катнашында протестлар узды.