Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәре билгеләнде 

Татарстанда Ураза бәйрәме 13 майда, Корбан гаете 20 июльдә билгеләнәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү көннәрен раслаучы фәрман имзалады.

Документта әйтелгәнчә, "ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә" Ураза бәйрәме 13 майга туры килә. Корбан бәйрәме 20 июльдә билгеләп үтеләчәк. Татарстан кануннарына ярашлы, бу көннәрдә республикада ял итәләр.

Моңа кадәр Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте Ураза һәм Корбан гаете көннәрен билгеләгән иде. Мөфтият аңлатканча, рамазан ае 13 апрельдә башлана, утыз көн дәвам итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга да онытмагыз!