Путин полициягә буйсынмаган өчен штрафларны күтәрү канунын имзалады

Казанда Алексей Навальныйны яклау чарасында тоткарланучы

Русия президенты Владимир Путин урам чаралары уздыру тәртибен бозган, полициягә буйсынмаган һәм “ят агент” материалларын тамгаламаган өчен штрафларны арттыручы канунга кул куйды.

Русия президенты Владимир Путин урам чаралары оештырганда кагыйдә бозган өчен, полиция хезмәткәрләренә буйсынмаган өчен һәм "ят агент" дип танылган сәүдә белән бәйле булмаган оешмалар (НКО) һәм физик затларның эше турында мәгълүмат чыгарганда аны тамгаламаган өчен штрафларны арттыручы канунны имзалады.

Митинг оештыруның финанс тәртипләрен бозучыларга 10 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин (вазифадагы затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 70 меңнән 200 мең сумга кадәр). Полиция хезмәткәрләренә буйсынмаган өчен 4 мең сумга кадәр (бу канун бозу кабатланса – 20 мең сумга кадәр) штраф яки 120 сәгатькә кулга алу җәзасы каралган. Административ сак астында тотуның иң озак вакыты элеккечә 15 тәүлек булып кала.

Медиалар "ят агент" дип табылган сәүдә белән бәйле булмаган оешма яки физик зат турында мәгълүмат таратканда аның әлеге статусын искә алмаса, 50 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. "Ят агент" саналучы НКО үзенең статусын куймыйча гына язма чыгарса, вазифадагы затлар 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, юридик затлар 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штрафка тартылачак.

Русия юстиция министрлыгы 28 декабрьдә биш кешене "ят агент" функцияләре үтәүче чит ил медиалары исемлегенә кертте. "Ят агент" медиа дип хокук яклаучы Лев Пономарев, активист Дарья Апахончич, "Псков губерниясе" газеты баш мөхәррире Денис Камалягин һәм журналистлар Людмила Савицкая белән Сергей Маркелов танылды.

"Ят агент" матбугат чарасы дип танылган физик затлар аерым реестрга кертелә. Андыйлар Русиядә әлегә биш кеше. Аларның өчесе Радио Свобода белән хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, Радио Свобода үзе һәм Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең берничә проектын, шул исәптән Азатлык Радиосын һәм "Idel.Реалии"ны Русия хакимиятләре "ят агент-матбугат чаралары" исемлегенә кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!