Удмуртиянең 10 елга утыртылган элекке башлыгы иреккә чыккан

Александр Соловьев.

Сәламәтлеге начараю сәбәпле аны хөкем карары чыкканнан соң биш ай узгач азат иттеләр. Шул ук вакытта ул 275 млн сумлык штраф түләргә тиеш.

Удмуртиянең элекке башлыгы Александр Соловьев иреккә чыккан. Ул ришвәт алу өчен 10 елга кырыс тәртипле колониягә җибәрелгән иде. Сәламәтлеге начараю сәбәпле аны хөкем карары чыкканнан соң биш ай узгач азат иткәннәр. Интерфакс туганнарына сылтанып язуынча, Соловьев хастаханәгә ятачак.

Александр Соловьевка хөкем карары 2020 елның 14 октябрендә чыкты. 2021 елның мартында аны хастаханәгә салдылар, 11 мартта ул авыруы сәбәпле азат итүне сорады. Шул ук вакытта мәхкәмә карары белән Соловьев 275 млн сумлык штраф түләргә тиеш.

Удмуртиянең элекке башлыгы 2017 елда тоткарланды. Тикшерү версиясенә караганда, 2014-2016 елларда Соловьев Камбарка шәһәре тирәседә Чулман (Кама) һәм Буй елгалары аша күпер төзү белән шөгыльләнүче оешма вәкилләреннән акчалата 139 миллион сум ришвәт алган. Моннан тыш, 2,7 миллион сум күләмендә коммерцияле оешманың өлешен алган.

Моның өчен Соловьев федераль һәм төбәк казнасыннан түләүне тизләтүне, җир астында геология тикшерүләре уздыруга лицензия бирүне һәм ком чыгаруга рөхсәт бирүне вәгъдә иткән диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!