Фламенко һәм татар биюе: басып алынган халыкларның моңы

Your browser doesn’t support HTML5

Гөлсинә Галимуллина татар авылында туып-үсеп, испан биюләренә гашыйк булып, министрлыктагы эшен ташлап Испаниягә чыгып китә. Берничә ел фламенко бию серләрен өйрәнеп кире Татарстанга кайта. Бүген ул хореограф буларак танылган бию ансамбльләренә бию куя һәм теләгән кешене фламенко биергә өйрәтә.