Казанда татар биюенең үзенчәлекләрен барладылар

Your browser doesn’t support HTML5

15 апрель Казанның Кариев театрында "Татар биюе: кичә, бүген, иртәгә" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. "Калеб" иҗат төркеме оештырган чарада татар биюен популярлаштыру юллары тикшерелде. Гади кешеләрне биергә өйрәтү мәктәбе булачак "DÄRMAN" бию студиясенең презентациясе дә оештырылды.