Израильнең төньяк-көнчыгышында дини бәйрәм вакытында этеш-төртеш барлыкка килү сәбәпле дистәләгән кеше үлгән. Бу хакта җирле матбугат чаралары хәбәр итә.
#BREAKINGALERT: At least 37 people have been killed and dozens critically injured at a mass stampede during Lag B’Omer celebrations in Mount Meron, #Israel The death toll is expected to rise.pic.twitter.com/TSWTmGfUwE
— The A&O Board PSF (@AOBPSF) April 29, 2021
Фаҗига Мерон тавында Лаг ба-Омер бәйрәмендә булган. Анда дистә меңнәрчә кеше катнашкан булган. The Times of Israel оештыручыларга сылтанып язуынча, пәнҗешәмбе кич бәйрәмдә 100 меңгә якын кеше булган, гәрчә пандемия сәбәпле хакимиятләр мондый җыеннарга 10 меңнән дә артык кеше катнаштырмаска куша.
Хакимиятләр белдерүенчә, халык этеш барлыкка килү сәбәпле һәлак булган. Полиция мәгълүматынча, бәйрәмгә килүчеләрнең кайберләре баскычларда таеп, астагы кешеләр өстенә егылып төшкән.
Breaking: At least 28 dead, 100+ injured, after a platform collapsed at a festival in Meron, Israel. pic.twitter.com/fTmH4pPhTd
— PM Breaking News (@PMBreakingNews) April 29, 2021
Төрле мәгълүматларга караганда, фаҗигада 38дән алып 44кә кадәр кеше үлгән. Алты кешенең хәле бик авыр диелә, 18е авыр хәлдә.
Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяху әлеге вакыйганы "авыр катастрофа" дип атады. Хәзерге Израиль тарихында бу иң зур фаҗигаларның берсе. 2010 елда илдә урман янгыннарында 44 кеше һәлак булган иде.
Лаг ба-Омер бәйрәме ел саен раввин Шимон бар Иохай күмелгән җирдә уздырыла. Шимон бар Иохай безнең эрага кадәр II гасырда яшәгән, яһүди динендә каббала агымына нигез салган дип санала. Былтыр, пандемия сәбәпле, бу бәйрәм уздырылмаган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!