Әнкарада корылган төрки дөнья эшмәкәрләре оешмасына Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре дә керде 

DTÜRK логотибы

Төркия башкаласы Әнкарада төрки дөнья эшмәкәрләрен берләштерү максатыннан төрки дөнья эшмәкәрләре оешмасы (DTÜRK)корылды. Оешма бу көннәрдә рәсми теркәлү эше үтә.

Оешманың төп максатлары төрки дөнья эшмәкәрләре эшчәнлегенә дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итү, төрки эшмәкәрләрне берләштерү.

Бу турыда Азатлыкка, әлеге оешмага күзәтүче әгъза итеп кабул ителгән татар эшмәкәре Булат Гатин белдерде.

"Бу оешма 350 миллион халкы булган төрки дөньяның үсешен һәм үзара хезмәттәшлеген булдыруны күздә тотып корылды. Шулай ук төрки дөньяны икътисад үзәгенә әйләндерү максаты да бар", дип җиткерде ул.

Аның сүзләренчә, оешма Төркиянең танылган эшмәкәре Генҗехан Тунай тарафыннан корылган.

Оешманың үзәге Төркия башкаласы Әнкарада булачак, кыскача DTÜRK исемен йөртәчәк.

Оешма Төркиядә корылганга күрә анда әлегә төрек ватандашлары гына тулы әгъза була ала, дип белдерде ул.

Булат Гатин әйтүенчә, хәзерге вакытта оешмага Татарстан, Тыва, Чуашстан, Башкортстан, Чечня, Гыйракның Керкүк төрекмәннәре, Кырым, Кыбрысның төньяк өлеше, Таулы Алтай республикаларыннан эшмәкәрләр күзәтүче әгъза итеп кабул ителгән.

Соңгы елларда Русиядә дүләт дәрәҗәсендә төркиләрне үз канаты астында берләштерергә тырышуы сизелә. Моның өчен Мәскәү Казанда, Уфада "Төркиләр алтыны", "Төркия яшьләр фестивале" кебек форумнар оештыра. Русия төркиләрне туплау инициативасын Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан кебек илләрдән тартып алырга омтыла дигән фикерләр бар.

2015 елгы хәрби очкыч казасы белән бәйле вакыйгадан соң илдәге төрки республикаларга ТӨРКСОЙ белән элемтәләрне өзәргә кушылды. Ул вакыттан соң ике ил арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашса да, ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлек торгызылмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!