Татарстанда һәм Башкортстанда үлемнәр күрсәткече арта

Мартта Татарстанда үлүчеләр саны 2020 елдагыдан 15 процентка күбрәк булган

Татарстанда март аенда үлемнәр саны тагын үсеп киткән – ай эчендә республикада 4314 кеше вафат булган. Бу узган елның шул ук вакыт аралыгындагыга караганда 15,2 процентка, ягъни 568 кешегә артыграк, дигән саннар китергән Росстат, бу турыда Коммерсант яза. Мартта үлүчеләрнең 240тан артыгы коронавирус сәбәпле үлгән булырга мөмкин диелгән Росстат хисабында.

Шул ук вакытта Татарстанда үлемнәр күләме Идел буе федераль бүлгесендә иң түбәне, ул Русиядә уртача күрсәткечтән ике тапкыр түбәнрәк. Русиядә мартта үлемнәр саны узган елдагыдан 25,3 процентка артыграк булган, Идел буе федераль бүлгесендә исә – 24 процентка.

Идел буе төбәкләре арасында үлемнәр артымы ягыннан Мордовия алга чыккан – 41,4 процент үсеш. Киров өлкәсендә үлемнәр алдагы еллардан 37,4 процентка, Сарытау өлкәсендә – 32,3 процент, Самар өлкәсендә 31,2 процентка күбрәк булган.
Калмыкстан һәм Ингушетиядә үлемнәр уртача күрсәткечтән 50 процентка арткан.

Февральдә Татарстанда үлемнәр саны 11 процентка үскән диелгән иде. 2021 елның фералендә 3 859 кеше үлде – бу 2020 елның шул ук аендагыга караганда 384 кешегә артык дип хисап бирелгән иде.

Башкортстанда да үлемнәр саны арта, бу елның өч аенда республикада 15 031 кеше үлгән, дип хәбәр итә Росстат. Бу узган елдагыдан 2540 кешегә артык.
Ел башыннан мартка кадәр COVID-19 йоктырган 785 пациент үлгән, шуларның 280-ендә әлеге йогышлы чир үлем сәбәбе булган, калган очракларда коронавирус төп сәбәп булмыйча, үлемгә китергән сәбәпләрнең берсе дип аталган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!