"Олы улым энесен табып, ашыгыч ярдәм машинасына алып барган"

Your browser doesn’t support HTML5

11 май һөҗүм булган 175нче гимназия янында "Гаилә" мәчете урнашкан. Аның имамы Рөстәм Хәйруллинның ике улы да шушы мәктәптә белем ала. Олы улы Әхмәт 8нче сыйныфта, 9 яшьлек Әмин 3нче сыйныфта укый. Әмин атышта яраланган, операция кичергән. Рөстәм Хәйруллин Азатлыкка булган хәлләр турында сөйләде.