"Йогышлы авыруларны иммун яклап кисәтү турында" Русия канунына үзгәрешләр кертү көтелә. Канун өлгесенә ярашлы, русияләргә коронавирустан вакцинация уздыру өчен тагын 26 миллиард сум акча таләп ителә. Бу акчага барлыгы 29 миллион доза вакцина сатып алырга ниятләнә. Бу Русиянең үзендә җитештерелүче "Спутник V", "Спутник лайт", "КовиВак" һәм "ЭпиВакКорона" вакциналары булачак. Канун өлгесе белән Ведомости танышкан.
Табиб-инфекционист Александр Горелов белдергәнчә, 19 майга Русиядә коронавирустан вакцинаны 24 миллион кеше ясаткан. Илдә эпидемияне авызлыклау өчен өлкәннәрнең 60 процентын – 69,5 миллион кешене вакциналарга кирәк, дигән табиб.
Дәүләтнең саклыкка куелган акчаларыннан 37,132 млн доза "Спутник V" вакцинасы, 500 мең доза "КовиВак", 2,167 миллион доза "ЭпиВакКорона" җитештерүгә акчалар бирелгән диелә.
Өстәмә 26 миллиард сумның иң зур өлеше – 16,687 миллиард сумы 17,501 млн доза "Спутник V" вакцинасын сатып алуга китәчәк, диелә.
Моннан тыш, канун өлгесендә коронавирус вакцинасын илкүләм календарьгә кертү турында да әйтелә. Коронавирустан вакциналау Русиядә ел саен узачак, ул халык өчен түләүсез һәм ихтыяри булачак диелә. Чыгымнарны федераль бюджет күтәрәчәк. Чир йоктыру куркынычы югары булган һөнәр вәкилләре өчен исә вакцина ясату мәҗбүри булачак. Атап әйткәндә, медицина хезмәткәрләренең кайбер төрләре һәм белем бирү оешмалары хезмәткәрләре әлеге исемлеккә керә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!