Шекәдә оптимизация: мәдәният йорты, мәктәп, Сабантуй. Чиратта нәрсә?

Арча районы Шекә авылы халкы башлангыч мәктәпне ябуга каршы чыгып җыелыш уздырды. Биредә мәктәп проблемы да күтәрелде, соңгы елларда оптимизацияләнгән һәм спортзалга куып кертелгән мәдәният йорты, өч елга бер уздырылучы Сабантуй бәйрәме хакында да фикер алыштылар. Азатлык хәбәрчесе дә җыелышта катнашып, авыл проблемнарын өйрәнде.

Татарстанның Арча районы Шекә авылында 96 хуҗалык исәпләнә, 340 кеше яши. 2004 елда авылда башлангыч мәктәп, китапханә, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктын бер түбә астына кертеп, комплекс-бина салып куйганнар. Менә шул бинага бүген капиталь ремонт кирәк. Түбәсеннән калайлары кубып, җилдә җилферди, яңгыр яуса, су үтә икән.

Бүген Шушмабаш мәктәбенең филиалы саналган Шекә башлангыч мәктәбендә 12 бала укый. Балалар бакчасына 18 бала йөри. Инде бинаның түбәсе шундый хәлдә булгач, хакимият алар өчен бик борчылып, күрше Шушмабаш мәктәбенә һәм бакчасына күчереп куярга уйлаган.

Your browser doesn’t support HTML5

Шекә авылы халкы башлангыч мәктәпне ябуга ризасызлык белдерә

Авыл халкы бу хакта ишетүгә чаң кагарга тотынган. Юктан түгел, аларны хакимият бер алдаган инде: 100 кешелек залы булган иске мәдәният йортын сүтеп, заманча мәдәният йорты салырга вәгъдә иткәннәр. Сүтүен сүткәннәр, тик мәдәният йорты урынына спортзал ясап куйганнар. Авылдагы оптимизацияләнгән һәм җыелышта күтәрелгән темаларга аерым тукталу дөрес булыр.

Җыелышта катнашучылар

МӘКТӘП ОПТИМИЗАЦИЯСЕ

Мәдәният йорты белән бер кат авызы пешкән авыл кешеләре ярдәм сорап Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллинага мөрәҗәгать иткән. Аерым кешеләр президентка хатлар да язган.

Чыгышы белән Шекә авылыннан булган Гөлзада ханым мәсьәләгә битараф калмаган - авылга кайтып, халыкны туплады, җыелыш җыйды. Ул анда Шушмабаш авыл җирлеге башлыгын, Шушмабаш мәктәбе мөдирен, "Северный" авыл хуҗалыгы оешмасы рәисен һәм район администрациясе вәкилләрен дә чакырган булган. Соңгы икесе килеп торуны кирәк санамаган.

Сулдан: Вәзир Сәгыйтов, Рәзилә Шәймәрданова, Илгизә Гыйлманова, Гөлзада Сафиуллина

Аның каравы авыл халкы күп иде. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов тә моны үзенчә комплимент белән хуплады: "Сезнең авылда бу кадәр халык фураж алганда гына җыела иде. Битараф калмыйча килүегез өчен рәхмәт!" - диде Сәгыйтов.

Җыелыш башында аның рәисен, сәркатибен билгеләп, протокол алып барылачагын әйттеләр. Сүз мәктәп темасыннан башланды.

Мәдәният йортында акустика начар булу сәбәпле эскәмияләрне мәктәпкә керү юлына ташып, шунда утырдылар

— Башта безнең монда 9 еллык мәктәп иде, аны 7 еллыкка калдырдылар. Аннары башлангыч мәктәп булып калды. Инде башлангычны да бетермәкче булалар. Мин моны ишеткәч бөтенесен куптардым, чөнки бу авылны бетерү дигән сүз. Бу авылның киләчәгенә балта чабу, авыл халкы моңа каршы, - дип сөйләде Гөлзада Сафиуллина.

Авыл халкы аның белән килеште. Шушмабаш авылы мәктәбе мөдире Рәзилә Шәймәрдәнова исә мәктәпне бетерергә җыенмаулары турында әйтте.

Рәзилә Шәймәрданова

— Сез мәктәп бетә дигән сүзне каян алдыгыз? Мәктәп бетми! Бинаны сипләгәнче генә балаларны Шушмабашка күчереп торабыз. Аннары кире монда кайтачаклар. Сез түшәмне күрәсезме? Бу ишелмәсә ярар иде дип көн саен калтырап торам. Менә мондагы лампочка бер килеп төште инде, ә шул берәрегезнең баласы өстенә төшсә, аның өчен мин җавап бирәмме? - диде Рәзилә ханым.

— Балалар Шушмабаш мәктәбенә киткәч, алар шунда ияләнде диячәкләр дә, шунда калдырачаклар. Аларны кире монда кайтарасыларына ышанмыйбыз, - диде Гөлфәрия Фәйзиева.

— Бакчага йөрүче балаларны Шушмабаш авылына нәрсә белән йөртергә җыенасыз? - дип кычкырдылар залдан.

— Ата-аналар үзләре йөртә. Кызык кына сез: сезгә ремонт та булсын, автобус та булсын, - диде мәктәп директоры Шәймәрдәнова.

— Нишләп сез ул сипләү эшләрен хәзер эшләмисез? Аны җәй көне яхшы һава шартларында тиз генә эшләп була бит. Нәрсә көтәсез? - диде авыл кешеләре.

— Аны комиссия килеп карарга тиеш, аннары смета төзергә, шул сметаны расларга кирәк, - дип тезеп китте мәктәп директоры.

Мәскәүдә яшәп, хәзер бабалары авылына күчеп кайткан Марат Токушев исә бу мәктәпне рейдерлык ысулы белән үзләштерергә җыеналар дип белдерде.

Марат Токушев

— Мин монда авылны карап торып бетерәм дип түгел, ә авылны саклыйм дип, балаларым Татарстанда үссен дип кайттым. Карап торып мәктәпне бетерергә җыенмыйм! Хәзер сипләүгә тотынганчы ай ярым комиссия көтәрләр, аннан ай ярым смета төзерләр, тагын ай ярым аны расларлар... Шулай вакыт узар һәм бу сипләүгә бюджетта акча табылмас. Нәтиҗәдә бу бина кем исеменәдер күчәр. Мин бу эшләрне бик күп күрдем, үзем тикшерүче булып та эшләдем. Мин моны рейдерлык ысулы белән бинаны үзләштерү ди саныйм.

2004 елда салынган комплекс-бина

Мәскәүгә миллиардлар күчерәбез, үзебездә мәктәп түбәсе ябарга акча юк

Тагын бер мәсьәлә: бу бина 2004 елда салынган. Ул елда авылда кемнең йорт салып чыгуын авыл халкы бик яхшы белә. Хәзер шуның аркасында балалар зыян күрергә тиеш түгел. Әгәр рөхсәт итсәгез, авыл халкы исеменнән үзем Мәскәүгә прокуратурага барам. Татарстанныкына бармыйм, чөнки мин мондагы бер генә хакимият вәкиленә дә ышанмыйм, барысы да алдыйлар. Сезгә дә шуны киңәш итәм. Татарстан ел саен Мәскәүгә 600-800 млрд сум акча күчерә. Нәрсә үзендә мәктәп түбәсе ябарга да акча юкмыни? Бу нинди әкият?! - дип сөйләде Токушев. Ул мәктәп мәсьәләсендә Татарстан президентына хат юллаган икән инде.

Авыл җирлеге Вәзир Сәгыйтов та мәктәп директоры сүзләрен кабатлады. Ул балаларны бары тик вакытлыча башка авылга күчереп тору кирәклеген белдерде.

Вәзир Сәгыйтов

— Мәктәп ябылачак дигән сүз бөтенләй юк. Аны ремонтка вакытлыча туктатып тору гына кирәк. Әле җәйге айларда ремонт эшләрен төгәлли алсалар, балаларны Шушмабашка күчереп тору да кирәк булмачак. Мин үзем дә мәктәп бетү яклы түгел, аңлагыз. Башлангычта укучы балаларның дәфтәр-китабы да онытылып калырга мөмкин, өең якын булса аны кайтып та алып була. Монда мәктәп кенә түгел, клуб та, китапханә дә, фельдшер-акушерлык пункты да бар. Аларның бөтенесен бетереп булмый бит инде, - диде җирлек башлыгы Вәзир Сәгыйтов.

МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ ОПТИМИЗАЦИЯСЕ

Җыелыштагы чыгышлар бу темага күчкәч, авыл кешеләре авылдагы мәдәният йортын халык белән киңәшләшми генә сүтеп атуларын искә төшерде.

— 10 ел элек кенә авылда клуб бар иде, аның белән тоташ китапханә иде. Без шунда биеп-җырлап йөрдек әле. Ул мәдәният йортын сүтеп атканнарын мин белми дә калдым. Сезнең берәрегезгә аны сүтәчәкләре турында әйттеләрме? Сез кул күтәреп тавыш бирдегезме? - дип сорады Гөлзада Сафиуллина. "Юк! Бездән кем сорасын!" диделәр залдан.

Авыл халкы хакимият вәкилләренә мәдәният йорты да сорап мөрәҗәгать язарга дип килеште.

Клуб җитәкчесе Люция Абдуллина Азатлык хәбәрчесен клуб дип аталучы спортзал белән таныштырды.

Люция Абдуллина

— Авылга берәр концерт килсә яки үзебезгә җыелырга кирәк булса, менә шушы агач эскәмияләрне ташыйбыз. Ул концерт яки җыелышта халык берни дә аңламый кайтып китә инде, чөнки монда бар да яңгырап тора, берни ишетелми. Мәдәни чараларга кеше ял итү өчен килә, ә монда халык эскәмиядә утыра торгач аркалар авыртып бетә дип зарлана. Артыбыздан эскәмияләрне җыябыз, чөнки балаларның монда физкультура дәресе уза. Без яңа мәдәният йорты сорап районга мөрәҗәгать иткән идек, якындагы биш чакрымда мәдәният йорты булгач, безгә ул тиеш тә түгел икән. Мин нинди шартларда да эшлим инде, ләкин халык зарлана, - диде Люция ханым.

Аның сүзләрен авыл имамы Айдар Хәлиуллин да хуплады.

Айдар Хәлиуллин

— Концерт булса, арттагы эскәмиягә туры килсәң, ноталарны күктән чүпләп, бу шул җыр түгел микән дип фаразлап утырасың инде, берни ишетелми. Спортзал бит ул, клуб түгел, - диде Айдар әфәнде.

Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов Азатлыкка әйтүенчә, "сабыр итәргә кирәк".

— Клуб салу буенча республикада дәүләт програмы бар. Елга бер мәдәният йортын сипләү, тагын берне яңаны салу каралган. Без хатлар язабыз, көтәбез, сабыр итәргә кирәк. Дәүләт бу програмны бетермәсә, бу мәсьәлә дә хәл ителер дип уйлыйм. Ул планга кертелә, көтәргә генә кирәк. Мәсәлән, Носыда киләсе елга була дия-дия, 2013 елдан бирле көтәбез. Ул кайчан да булса бер булачак. Без авылларны бетерәбез, мәдәният учагын бетерәбез дип түгел, авылны яшәтәбез дип, киләчәккә планнар белән яшибез, - диде Сәгыйтов.

САБАНТУЙ ОПТИМИЗАЦИЯСЕ

Шекә авылы кешеләре Сабантуйны өч-дүрт авылны берләштереп, чиратлап уздыруга да каршы чыкты. Шекәдә Сабантуй өч елга бер тапкыр уза икән.

Гөлзада Сафиуллина

— Моннан 5-6 ел элек авылга кайтып төштем, урамда яулык-сөлге җыялар. Ике чиләк белән йомыркалар тотканнар. Моны күреп әй сөендем, гөрләп Сабантуй итәбез дип уйладым. "Юк, бу бүләкләр безгә түгел, без моны Шушмабашка илтәбез", диләр. Юк, бирмибез, үзебез бәйрәм уздырабыз, дип күпме тартыштым. Моннан ун ел элек шул мәдәният йорты белән бергә Сабантуйны да бетерделәр. Берничә авыл җыелалар да Сабантуй итәләр. Аннары авылда берничә ел Сабантуй булмый тора. Авылны юк итүне бик уйлап, әкрен генә, астан-астан эшлиләр, - дип сөйләде Гөлзада Сафиуллина.

Авыл җирлеге башлыгы Сабантуй уздыру өчен хакимияттән рөхсәт кирәк булуын, аның болай җайлы гына эшләнмәвен аңлатты.

— Без үз белдегебез белән генә кая телибез шунда Сабантуй оештыра алмыйбыз, аның үз тәртибе бар. Шекәдә өч елга бер бәйрәм итәбез. Әгәр бик телисез икән, әйдәгез, без аны июльдә авыл җыены итеп башка исем белән уздырыйк, - диде җирлек башлыгы Сәгыйтов. Авыл халкы моның белән килеште.

Җыелышта чишмәләр, зират мәсьәләсе дә күтәрелде. Искә алынган проблемнарны хәл итү, аеруча мәктәп мәсьәләсен даими контрольдә тоту өчен инициатив төркем тупланды.

Шекә авылындагы һәр тәрәзә йөзлеге үзе бер сәнгать әсәре

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!