"Хәрәкәттә-бәрәкәт" проекты Казанда татар телендә төрле күнегүләр тәкъдим итә

Your browser doesn’t support HTML5

3 июньнән Казанда "Хәрәкәттә-бәрәкәт" проекты эшли башлады. Җәен ачык һавада йога, милли бию, фламенко, зумба, стретчинг, сулыш алу күнегүләре, мастер-класслар узачак, һәм алар тулысынча татар телендә алып барылачак. Беренче көндә Түбән Кабан күле буенда йога дәресе узды.