Казанда Саха республикасы көннәренең рәсми ачылышы үтте

Your browser doesn’t support HTML5

7-11 июньдә Татарстанда Саха (Якутия) көннәре бара. 9 июнь кичендә Казанның Камал театры каршындагы мәйданда Саха көннәренең рәсми ачылышы оештырылды. Казанда көчле яңгыр булу сәбәпле 8 июньнән 9 июньгә күчерелгән кичке тамашада Олонхо театры "Бөек Кудангса" спектаклен күрсәтте. Бәйрәм чаралары белән беррәттән Татарстан белән Саха арасында 2021-2023 елларга хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Саха башлыгы Арсен Николаев имзалады. Килешү икътисад, мәдәният һәм социаль өлкәне үз эченә ала.