Соңгы елларда Казанда һаваның югары дәрәҗәдә пычрануы теркәлгән

Һава торышын күзәтүчеләр елгаларның пычрануын да белдерә. Аерым алганда, иң пычрак сулыклар дип Казансу, Лениногорски, Зәй, Әлмәт районнары аша агучы Зәй елгасы санала.

Соңгы дүрт елда Казанда һава атмосферасының пычрануы теркәлгән. Бу хакта Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров Дәүләт шурасы утырышында белдерде.

"Соңгы елларда Татарстан башкаласында һава атмосферасы пычрануы теркәлә. 2015-2016 елда ул түбән дәрәҗәдә булса, 2017-2020 елларда югары менде. Соңгы биш елда Чаллыда зур үзгәрешләр булмады. 2015-2016 елда Түбән Камада һава атмосферасы пычрануы түбән дәрәҗәдә булса, 2017-2018 елларда югары күрсәткечкә менде, 2019-2020 елларда тагын түбәнгә төште. Казанның һава атмосферасын бигрәк тә азот диоксидының таралган кисәкчәләре формальдегиды боза. Чаллыда азот диоксиды, фенол, Түбән Камада аммиак, азот диоксиды тәшкил итә", диде ул.

Һава торышын күзәтүчеләр елгаларның пычрануын да белдерә. Аерым алганда, иң пычрак сулыклар дип Казансу, Лениногорски, Зәй, Әлмәт районнары аша агучы Зәй елгасы санала.

"Соңгы елларда кечкенә елгаларның сыйфаты начар, ә пычрану дәрәҗәсе югары булып кала. Куйбышев сусаклагычы ермагының барлык күзәтү урыннарында да бакыр һәм марганец кушылмалары, оешкан органик матдәләр, шулай ук нитридлар һәм азот аммонийлары бар. Зәй, Шушма, Гөбенә (Кубня) елгаларында азот нитриды кискен дәрәҗәдә ачыкланган. Казансуда неон сульфатлары, Зәй һәм Әлмәт янындагы Зәй елгасында марганец кушылмасы күзәтелә. Соңгы елларда Казансу, Зәй елгаларының өске катламы үзгәрешсез кала. Суның сыйфаты начарлану тенденциясе Мишә, Зөя, Карлы елгаларында күзәтелә", диде Захаров.

Татарстан депутатларының сораулары шактый җыелган иде. КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев Казанның һаваны пычрануын мониторинглаучы автоматик станцияләрнең ни сәбәпле туктатылуын белеште. Ләкин төгәл җавап алмады. Депутат Таһир Һадиев ни өчен Татарстанның 38 районында гадәттән тыш хәл тәртибе игълан итеп, биш районның бу исемлеккә кертелмәвен сорашты.

"Сез 10 дүрткел метрда урнашкан җиһазга гына ышанасыз. Ә аның мәйданы 150 мең гектарны алып тора. Комиссия белән чыгып, җирдә хасил булган ярыкларны һәм уҗымнарның хәлен тикшереп булмыймы әллә?" диде Һадиев.

Захаров сорауны Татарстан хөкүмәте һәм президент идарәсе ягына борды, чөнки гадәттән тыш хәл тәртибенә гидрометеорология үзәге игълан итми.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сорау бирергә теләсә дә, Татарстан президенты гидрометеорология идарәсен яклап сорау бирдертүне туктатты.

Шул ук вакытта Сергей Захаров Татарстан хөкүмәтенең карарларын тәнкыйтьләп, аларның федераль документка туры килмәвен әйтте. Сүз начар һава торышында сәнәгать оешмаларының зыянлы матдәләр чыгаруы белән идарә итү турында бара. Татарстанда 5545 сәнәгать оешмасы бар. Җилсез көнне яки атомосфера матдәләрне тарата алмаганда оешмалар зыянлы матдәләрне азрак чыгарырга һәм җитештерүне киметергә тиеш диде ул. Аның сүзләренчә, бу таләпне сәнәгать оешмаларының бары 10 проценты гына үти.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!