Таҗикстанда Русия катнашында хәрби күнегүләр уза

Бу күрше Әфганстанда "Талибан" радикал ислам хәрәкәтенең (Русиядә террорчы оешма дип танылган) кискен активлашуы белән бәйле. 

Таҗикстанда Русия, Үзбәкстан һәм Таҗикстан хәрбиләре катнашында бердәм хәрби күнегүләр уза. Бу күрше Әфганстанда "Талибан" радикал ислам хәрәкәтенең искен активлашуы белән бәйле.

Русиянең Үзәк хәрби бүлгесе матбугат хезмәте күнегүләрдә 2,5 меңнән артык кеше, 500 берәмлек корал һәм техника катнаша дип хәбәр итте. Шул исәптән Таҗикстанда урнашкан 201нче хәрби базадан 1,8 мең русия хәрбие һәм 420ләп берәмлек техника булчак диелә. Шулай ук һава һөҗүменә каршы Русия Кыргызстаннан Таҗикстанга берничә Су-25 хәрби очкычы җибәргән.

Күнегүләр Әфганстан чигеннән 20 км ераклыкта, Хатлан өлкәсендәге "Харб-Майдон" полигонында узачак. Хәрбиләр дошманга танк һәм пилотсыз очкычлар белән каршы торачак. Бу күнегүләр Әфганстан ягыннан сугышчылар керүне кисәтү өчен оештырыла

  • Әфганстанда АКШ һәм аның беректәшләре миссиясе 31 августта рәсми тәмамлана. Майдан АКШ һәм НАТО илләре гаскәрләре илдән чыгарыла. Моннан соң "Талибан" хәрәкәте һөҗүмнәр ясый башлады, ул берничә районны, берничә чик кичүен, мөһим автомагистральләрне контрольгә алды. Медиа мәгълүматынча, талибаннар Әфганстанның 100дән артык районын контрольдә тота.
  • Әфганстанның саклану көчен бәяләп, Америка күзләве ил хакимияте "Талибан" террорчылык төркеме басымы белән алты айда җимерелергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!