Алексей Навальный яңа җинаять эшендә гаепләнә

Алексей Навальный

Сәясәтче тагын өч елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

Русия тикшерү комитеты оппозиционер Алексей Навальныйга яңа җинаять эше кузгатты. Анда сәясәтче гражданнарның шәхесен һәм хокукларын бозучы оешма булдыруда гаепләнә. Бу маддә нигезендә инде колониядә җәза үтәгән сәясәтче тагын өч елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

Тикшерү комитеты сайтында күренгәнчә, Навальный үз тарафдарлары Леонид Волков һәм Иван Жданов белән оешма булдырган һәм аның аркылы үз шәхси битләрендә быел гыйнварда хакимият рөхсәт итмәгән митингларда халыкны катнашырша чакырган. Навальный үзе 17нче гыйнварда полиция тарафыннан "Шереметьево" һава аланында тоткарлана.

Моннан тыш, Тикшерү комитеты әйтүенчә, Навальный Коррупциягә каршы фондка нигез салучыларның берсе. Оешма чит ил агенты исемлегенә, аннары экстремистик оешма исемлегенә кертелде һәм тыелды.

Навальный хөкем карарына бәйле 2023 елның көзендә төрмәдән азат ителергә тиеш. Волков һәм Жданов чит илдә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!