Башкортстанның элеккеге ЮХИДИ хезмәткәрләре җинаять төркеме оештыруда шикләнелә

Алар ришвәт алып, кешеләргә имтихансыз гына машина йөртү таныклыгы алырга ярдәм иткән диелә.

Башкортстанның Тикшерү комитеты республика ЮХИДИсенең районара теркәү-имтихан кабул итү бүлегенең элеккеге җиде хезмәткәренә карата җинаять эше ачкан. Алар "вазифаларыннан файдаланып җинаять төркеме оештыруда һәм аның эшчәнлегендә катнашуда" шикләнелә.

Бүлекнең элеккеге җитәкчесе Илдус Шәйбәковка, аның урынбасарына һәм биш хезмәткәргә карата тикшерү эшләре алып барыла. Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсе белдерүенчә, җиде хезмәткәр дә эштән җибәрелгән.

Ресбуликаның тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2016 елдан башлап җинаять төркеме кешеләргә имтихансыз гына машина йөртү таныклыгы алырга ярдәм иткән. Алар юл йөрү иминлеге кагыйдәләрен белмәгән, машина йөртү тәҗрибәсе булмаган кешеләргә дә таныклык бирүне оештырган диелә.

Категориясенә карап, машина йөртү таныклыгы өчен 14 мең сумнан 40 мең сумга кадәр ришвәт алганнар дип белдерелә. Тикшерү комитеты мәгълүматынча, полиция хезмәткәрләре кимендә 33 мәртәбә ришвәт алган.

Хәзерге вакытта бүлекнең элеккеге җитәкчесе Илдус Шәйбәков эзләүдә. Биш инспектор – И. Гобәйдуллин, А. Гиндуллин, М. Паситов, Е. Чувилина һәм Е. Евсеев сак астына алынган. Тагын бер шикләнелүче өй сагында тотыла, аның исеме әйтелми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!