Кабул һава аланы янында шартлаулар булган

Һәлак булучылар һәм яраланучылар турында әлегә төгәл мәгълүмат юк. Шартлаулар өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" сугышчы төркеме (Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган) алды.

Кабул һава аланы янында 26 августта шартлау булды дип хәбәр итә CNN АКШ саклану министрлыгына сылтанып. Хәбәрне Пентагон вәкиле Джон Кирби да раслады. Тагын бер шартлау һава аланыннан ерак түгел Barron кунакханәсе янында оештырылган.

Корбаннар һәм яраланучылар турында әлегә төгәл мәгълүмат юк. ABC телеканалы яраланучылар арасында әфганнар бар ди. Кайбер мәгълүматларга караганда, 11-13 кеше һәлак булган.

Шартлау өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" сугышчы төркеме (Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган) алды.

Fox News шартлауны интихарчы башкарган дип хәбәр итә. Телеканал мәгълүматынча, өч американ хәрбие яраланган.

Һава аланы тирәсендә әлегә кадәр меңләгән әфган тора, алар эвакуация очкычларына эләгергә өметләнә.

  • 15 август талиблар Кабулны алганнан соң АКШ һәм башка илләр Әфганстанның башкаласыннан ватандашларын алып чыга башлады. Эвакуацияләнгәннәрнең саны 90 мең тирәсе. Араларында талиблар эзәрлекләве куркынычы янаган дистәләгән мең әфганнар да бар. Русия эвакуацияләүгә 25 августта кушылды. Пәнҗешәмбе иртәнгә Кабулдан Мәскәү өлкәсендә һава аланына дүрт очкыч кайтты.

Талибан

Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.

  • 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
  • Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
  • 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
  • 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
  • 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!