Суверенитетны югалту: Татарстан колак каккан 6 мөмкинлек

Your browser doesn’t support HTML5

30 августта – Татарстан республика көнен бәйрәм итә. Нәкъ шушы көнне 1990 елда Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителә. Мөстәкыйльлек елларында, Русиядә “хакимият вертикале” урнашканчы Татарстан шактый күп нәрсәгә иреште. Әмма тагын да зуррак үрләр яулау мөмкин иде. Азатлык Татарстан колак каккан алты мөмкинлекне искә төшерә.