Петербурда "Яблоко" намзәте көндәшләре фамилияләрен һәм кыяфәтләрен үзгәрткән

Сайлауларга багышланган плакат

Петербурдаа сайлауларда бер округтан өч Борис Вишневский катнашачак. Ике намзәт "Яблоко"ны тәкъдим иткән Борис Вишневскийга охшар өчен мыек һәм сакал үстергән, исемнәрен алыштырган. Элла Памфилова моны "хурлык" дип атады.

Петербурның Канун чыгару җыелышына 2нче бер мандатлы бүлгесенән ике намзәт тышкы кыяфәтләре белән "Яблоко" фиркасе намзәте Борис Вишневскийга охшар өчен мыек һәм сакал үстергән. Фаразларга күрә, башта ике намзәт тә исемнәрен "Борис Вишневский" дип үзгәрткән.

Шул рәвешле Петербурда сайлауларда бер округтан өч Борис Вишневский катнашачак. Намзәтләрнең сайлау бүлгеләрендә урнаштырылачак фотосурәтле плакатларын "Фонтанка" чыгарды.

Борис Вишневский социаль челтәрләрдә көндәшләренең тышкы кыяфәтләрен үзгәртүен сайлаулар алдыннан махсус эшләнгән эш, дип язды. Бу хәлләрне ул "сәяси мошенниклык" дип атый. "Сакаллар һәм мыеклар үстергәннәр, шуңа өстәп, бераз фотошопта үзгәрткәннәр", дип язган намзәт.

"Фонтанка" мәгълүматларына күрә, сайлауларда Петербургның Канун чыгару җыелышына икенче округтан үз-үзен тәкъдим итүче намзәтләр буларак катнашучы 43 яшьлек Борис Геннадий улы Вишневский һәм 59 яшьлек Борис Иван улы Вишневский күптән түгел генә исем-фамилияләрен үзгәрткән. Аларның берсе элек Виктор Иван улы Быков булган. Икенче намзәт моңа кадәр Алексей Шмелёв исемен йөрткән. Шулай ук ике намзәт тә моңа кадәр сакал үстермәгән, Виктор Быковның пеләшләре булмаган. Муниципаль округ сайтындагы фотосурәттә ул куе чәчле һәм сакалсыз.

Әлеге уңайдан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова үз фикерен белдерде. "Моны зур хурлык,тәртипсезлек дип саныйм. Бу – заказ бирүчеләргә хезмәт күрсәтә торган сәяси технологларның иң түбәнгә төшүе" дигән ул "Коммерсантъ- FM" радиостанциясенә.

Борис Вишневскийның "игезәкләре" сайлау алды кампаниясе барышында исемнәрен алыштырулары хакында журналистларга бернинди аңлатма бирмәгән. Канунга ярашлы, исемнәрен алыштырган намзәтләрнең бюллетеньнәрдә элеккеге исемнәре, фамилияләре һәм әтисенең исеме күрсәтелергә тиеш.

Борис Вишневский Петербургның Канун чыгару җыелышына "Яблоко" фиркасеннән тәкъдим ителде. Элегрәк сайлау комиссиясе аны гаризаны дөрес тутырмауны сәбәп итеп теркәмәгән иде, соңрак бу карарынкире какты.

Петербургның Канун чыгару җыелышына депутатларны сайлау 19 сентябрьдә - Русия думасы депутатларына тавыш бирү белән бер көнне уздырылачак. 50 депутат сайланачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!