15 сентябрьдә узган бу чараны оештыручыларның берсе Рәдиф Кашапов Азатлыкка әлеге тамашаның төп максаты – җәмәгатьчелеккә татар язу тарихының тәэсирен күрсәтү иде дип әйтте.
“Татарда гарәп графикасы күптән бетсә дә, аның тәэсире шулкадәр зур, ул торган саен арта гына бара. Без соңгы вакытта инкыйлабка кадәр булган мәдәнияткә, сәнгатькә күбрәк игътибар бирә башладык. Әлбәттә ул гарәп графикасы һәм сәнгате. Һәм без бу графиканың бары хәрефләр генә булмавын, аның фикерләү рәвеше икәнен дә беләбез.
Татар кешесенә бүген шундый катлаулы вазифа йөкләнгән, без бөтен әлифбаларны да белергә тиеш. Без татар мәдәниятен аңлар өчен гарәпчәне дә, латинчаны да, рунны да укырга тиеш.
Бу тамашада әлеге язуларны боҗра сыман бер-берсенә тоташтыргач без бу чорларның кайтаваз кебек безгә кайта баруын күрсәтергә тырыштык”, дип белдерде Рәдиф.
Чарада каллиграфлар Айзат Минһаҗ, Назыйм Исмәгыйлев, Артем Сильвестров, Динара Зиннәтова, музыкантлар Айдар Хөснетдинов, Сергей Костюжов, Рәдиф Кашапов, София Өзҗан катнашты.