Фәүзия Бәйрәмова: "Ирем хастаханәдә чират көтеп үлгән булырга тиеш"

Your browser doesn’t support HTML5

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова иренең короновирустан үлеме турында хәбәр итте. Бу турыда бернинди дә рәсми хәбәр итүче булмады, таныш табиблар аша эзләп таптым ди ул. "Ирем хастаханәдә КТ (компьютер тотмографиясе) узарга чират көтеп утырганда үлгән булырга тиеш" дип сөйләде ул Азатлыкка. Юрист, 1990-1995 елларда Татарстанның Югары Шура депутаты булган Җәмил Сафиуллин 2 октябрьдә вафат булган. Тулырак мәгълүмат: https://www.azatliq.org/a/31490453.html