Башкортстанда Татарстан сәнгатькәрләре чыгышлары рөхсәт ителмәгән

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның "Китап" радиосы Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап "Мин матурлык эзләп йөрим…" дип исемләнгән автойөреш уздыра. Ул 25 октябрь Татарстан районнары аша узса, 26 октябрьдә Башкортстанга керде. Автомарафон Башкортстанның Дүртөйле районына килеп кергәч аларны автоматлар белән каршы алганнар. Бу хакта Азатлыкка радионың продюсеры Лилия Кадыйрова сөйләде.