"Калеб" өч яшь язучы әсәреннән тамаша тәкъдим итте

Your browser doesn’t support HTML5

26 октябрь Габдулла Кариев исемендәге театр бинасында яшь язучылар иҗат иткән әсәрләр өзекләреннән төзелгән "Өчәү" дип аталган тамаша күрсәтелде. Тамаша сәхнәдә түгел, ә театрның төрле урыннарында куелды. Яшь авторлар Азатлыкка иҗатларын таныту юллары турында сөйләде.