Башкортстан хакимиятләре кул сәгатьләре алуга бюджеттан 2,2 млн сум тотарга әзер

Башкортстан байрагы

Чыгымнарны республика бюджетыннан түләргә ниятлиләр. Заказ бирүче циферблатларда Башкортстан туграсы урнаштыруны, шулай ук “Башкортстан республикасы премьер-министры”, “Башкортстан республикасы хөкүмәте”, “Башкортстан республикасы башлыгы” һәм башкалар дип язуны сорый.  

Башкортстан хакимиятләре барлыгы 16 бүләклек сәгать җыелмасына 2,2 млн сум тотарга җыена. Дәүләт сатып алулары порталында чыккан документка күрә, сувенирлар өчен чыгымнарны республика бюджетыннан түләргә ниятлиләр.

Заказ бирүче булып республика башлыгы эшләре белән идарә итү структурасы тора. Бүләклек җыелмалар төрле булырга тиеш, өлешчә алганда кварцлы, шулай ук күгәрми торган корычтан ясалган механик сәгатьләр күрсәтелгән.

Хакимиятләр хатын-кызлар өчен булган сувенирларда ташлар да булуын тели. Сәгатьнең каешы чын күннән дә, "крокодил тиресенә охшатып" эшләнгән дә, медицина корычыннан да булырга мөмкин.

Бүләкләр төрле: шул исәптән пластик, карбон һәм агачтан ясалган тартмаларда булырга тиеш. Заказ бирүче циферблатларда Башкортстан гербын урнаштыруны, шулай ук "Башкортстан республикасы премьер-министры", "Башкортстан республикасы хөкүмәте", "Башкортстан республикасы башлыгы" һәм башкалар дип язуны сорый.

Шул ук вакытта күптән түгел узган аукцион нәтиҗәләре юкка чыгарылды. Сатып алуларга бер генә ширкәт җавап бирде. Шул ук вакытта сатып алулар битендә заказ инде килешүне имзалау стадиясендә булуы күрсәтелгән.

Узган Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальный тарафдарларының Уфадагы штабы Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның дачаларына бюджеттан киткән чыгымнарны санаган иде. Хәбиров өчен дәүләт дачалары тоту елына 96 миллион сумга төшүе әйтелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!