Сталин золымы корбаннарын Казанда православлар гыйбадәт белән искә алды

Your browser doesn’t support HTML5

30 октябрьдә Казанның Бауман урамындагы Никольский чиркәве ишегалдында христиан гыйбадәте оештырылып сәяси репрессия корбаннары искә алынды. Гыйбадәтне Татарстан митрополиты Кирилл алып барды. Гыйбәдәттән соң Сталин золымы корбаннарының исем фамилияләре, ничә яшьтә булулары, кайда эшләгәннәре, ничәнче елда атып үтерелүләре турында мәгълүмат укылды. Татар исем-фамилияләре ишетелмәде.