Казакъстанның элекке президенты Нурсолтан Назарбаев хакимияттәге Nur Otan фиркасе рәисе вазифасыннан китәргә карар иткән. Бу турыда Twitter-да аның сүзчесе Айдос Укибай язды.
В ходе расширенного заседания Политического совета Нурсултан Назарбаев принял решение передать полномочия Председателя партии «Nur Otan», подчеркнув, что партию должен возглавлять Президент страны. Процедура передачи полномочий будет осуществляться в соответствии с Уставом партии
— Aidos Ukibay (@Aidos_Ukibay) November 23, 2021
Аның сүзләренчә, фиркане ил президенты Касым-Жомарт Токаев җитәкләргә тиеш.
Укибай Tengrinews.kz-га Назарбаевның бүгенге карары "хакимият транзитының мантыйкка нигезләнгән дәвамы" булуын белдергән. "Нурсолтан Назарбаев әйтүенчә, Nur Otan фиркасе Казакъстан президентының төп таянычы булырга тиеш, бигрәк тә хәзер, пандемия аркасындагы глобаль кризис шартларында" дигән Укибай.
Хакимиятне тапшыру фирка низамнамәсендә язылганча оештырылачак. Анда язылганча, җитәкчене сайлау һәм вазифадан алу мәсьәләсе фирка корылтаенда хәл ителә. Корылтайга кадәр Назарбаев фирка рәисе булып калачак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!