WHO белгече омикрон штаммы йоктырганда авыру җиңелрәк узуын белдерде

"Беренчел мәгълүматларга күрә, "омикрон" штаммы йоктырган кешеләр, кагыйдә буларак, авыруны җиңелрәк кичерә, әмма әлегә бу хакта сөйләргә иртәрәк", дигән Мария ван Керкхове.

Беренчел мәгълүматларга күрә, коронавирусның "омикрон" штаммын йоктыручылар авыруны җиңелрәк формада кичерә, дип белдерде 5 декабрьдә CBS телеканалына Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының (WHO) белгече Мария ван Керкхове. Аның әйтүенчә, шулай да әлегә ахыргы нәтиҗәләрне ясарга иртәрәк.

"Омикрон-штамм китереп чыгарган чирнең ни дәрәҗәдә авыр узуына кагылышлы белешмәләребез көннән көн тулылана. Беренчел мәгълүматларга күрә, "омикрон" штаммы йоктырган кешеләр, кагыйдә буларак, авыруны җиңелрәк кичерә, әмма әлегә бу хакта сөйләү иртәрәк" дигән ван Керкхове.

Белгеч әйтүенчә, авыруның дәвам итүе күпмедер вакыт ала, шуңа күрә омикрон штамм йоктыручыларның кайсында чирнең авыр төре барлыкка килүен аңлаганга кадәр берничә атна узарга мөмкин.

"Җиңелчә очраклар күбрәк булса да, йоктыручыларның кайберләре хастаханәдә дәвалануга мохтаҗ булачак, аларга интенсив терапия бүлегенә күчәргә кирәк булачак, кайбер кешеләр үләчәк. Йоктыру очраклары күбрәк булган саен хастаханәгә урнаштырулар да артырга мөмкин. Хастаханәдә кешеләр саны арткач үлемнәр саны артырга мөмкин. Дельта-штамм таралу белән бәйле болай да катлаулы вазгыятьтә, өстәмә буларак, без бу хәл килеп чыгуын теләмибез", дигән ван Керкхове.

Коронавирусның яңа штаммы – "омикрон"ны беренче мәртәбә Көньяк Африкада ноябрь ахырында таптылар. Шуннан соң йоктыру очракларын Канадада, АКШта һәм Европаның берничә илендә ачыкладылар. Бу сәбәпле, кайбер илләр Көньяк Африка республикасына һәм аңа күрше булган илләргә очышларны туктатты, Русия исә Африкадан һәм аңа чиктәш булган илләрдән килүчеләр өчен ике атналык карантин кертте.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) коронавирусның яңа "Омикрон" штаммының глобаль таралу ихтималы бик югары дип кисәтте.

Белгечләр фикеренчә, ул куркыныч тудырырга мөмкин, чөнки коронавирусның башка төрләре белән чагыштырганда, мутацияләр саны күбрәк булу сәбәпле гамәлдәге вакциналарга һәм антитәнчекләргә каршы торучан булырга мөмкин. Белгечләр мәгълүматына күрә, "омикрон"ны кабат йоктыру куркынычы вирусның башка төрләре белән чагыштырганда 2,4 мәртәбә югарырак.

Шул ук вакытта Африканың фәнни тикшеренү сәламәтлек институты профессоры Виллем Ханеком киресенчә, беренчел мәгълүматларга күрә, "омикрон"ны кабат йоктыру ихтималы 1 проценттан азрак дип белдерде. Ул шулай ук авыруның җиңелрәк узуын сөйләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!