Русиядә махсус мобиль әсбап барлыкка киләчәк, аның ярдәмендә кулланучылар күзәтү оешмаларына экстремизмга зарлана алачак.
Дәүләт өчен сатып алулар порталында бу хактагы мәгълүматны "Коммерсантъ" басмасы тапкан. Заказ бирүче – Баш прокуратура, ул iOS һәм Android өчен әсбап уйлап табуга 10,5 миллион сум түләгән.
Тендерны башкаручы итеп Баш прокуратура Петербурдан шәхси эшмәкәр Анастасия Артемьеваны сайлаган, ул килешүне 1 мартка кадәр үтәргә тиеш.
Алданрак Артемьева баш мөдир булып торган "Рунетсофт" ширкәте, Икътисади үсеш министрлыгы һәм хакимиятнең төбәк оешмаларыннан дәүләт килешүләре алган иде.
Аерым искәртелгәнчә, яңа әсбапта шикаять калдырган вакытта кулланучыларга үз исемнәрен, фамилияләрен һәм электрон почталарын күрсәтергә кирәк булачак. Әсбапны йөкләүчеләр шулай ук Баш прокуратура материаллары нигезендә төзелгән яңалыклар тасмасын укый һәм 15 секундлык сторислар карый алачак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!